Мин китап белән һәрчак дус (6+)
10
Март 2022
Пәнҗешәмбе
10 март көнне 17 нче санлы китапханә «Мин китап белән һәрчак дус» дигән танып белү-күңел ачу программасы уздырды. Анда яшь китап сөючеләр китаплар иленә мавыктыргыч сәяхәт кылды. Балалар үзләренең күңелләренә хуш килгән китап һәм журналларны карады, әкият һәм әкият геройларын искә төшерде, «Геройны тап», «Ребусны чиш», «Хәрефләр аулау», «Иң укымышлы» әдәби бәйгеләрендә актив катнашты. Дөрес җаваплар өчен балалар жетоннар алды. Барлык катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырылды. Чара бик күңелле һәм кызыклы үтте. |