26 апрельдән 2 майга кадәр – Европа иммунизация атналыгы

Һәр елны Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча Европада, шул исәптән Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында, 26 апрельдән 2 майга кадәр Европа иммунизация атнасы үткәрелә. Аның төп максаты – йогышлы авыруларны кисәтүдә иммунизациянең мөһимлеге турында халыкның белем дәрәҗәсен күтәрү. Быел атналыкның төп темасы планлаштырылган иммунизациягә теләктәшлек итү генә түгел, ә COVID-19 вирусына каршы вакцина һәм вакциналаштыру да булачак. Кампания җәмгыятебезгә терәк булган һәм кешеләрнең гомерен саклап калырга һәм сәламәтлеген сакларга булышучы иҗтимагый иминлек буларак вакциналаштыруга ышанычны һәм теләктәшлекне ныгытуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Узган еллардагы кебек үк, Европа иммунизация атнасы Бөтендөнья иммунизация атнасы белән бер үк вакытта узачак. Ике кампания дә «Вакциналар безне якынайта» лозунгы астында узачак.

Белешмәлек

 

Поделиться: