Миләшнең туган көне (6+)

23 сентябрь көнне 10 нчы санлы китапханә балаларны Петр һәм Павел Рябинников бәйрәменә, икенче төрле әйткәндә, миләшнең туган көненә багышланган фольклор утырмаларына чакырды. 

Рябинкины…
10ф. Водим хоровод
10ф. Стихи о рябине
10ф. Загадки от Рябинки
10ф.«Рябинкины именины»

Миләшкәй кыз чарада катнашучыларга елына дүрт тапкыр билгеләп үтелүче туган көне, әлеге бәйрәм белән бәйле гореф-гадәтләр һәм йолалар турында сөйләде. Китапханә кунаклары миләш турында бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар алды, чөнки ул гаиләдә бәхет һәм татулык символы санала, шунлыктан миләш агачын һәрвакыт өй янына утырта торган булганнар. 

Чарада миләш турында бик күп мәкальләр, әйтемнәр һәм сынамышлар яңгырады. Утырмаларда катнашучылар көзге темага табышмаклар чишә, миләшкәй кыз тирәли әйлән-бәйлән уйный, бәйге һәм күңел ачуларда катнаша, Юрий Ковальның миләш турында әкиятен тыңлый алды. 

Бу көнне, болытлы һава торышына карамастан, китапханәдә балаларның шатлыклы елмаюларыннан һәм яхшы кәефеннән якты һәм күңелле булды!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: