«Кояшлы аланда» исемле әдәби-музыкаль кичә (18+)

P1070046
P1070041
фото

Шәһәр Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Ветеран» пансионатында ял итүчеләр өчен, шагыйрь Алексей Фатьяновның тууына 100 ел тулу уңаеннан, «Кояшлы аланда» исемле әдәби-музыкаль кичә уздырды. Катнашучылар язучының иҗаты белән бик кызыксынып тыңлап утырды, шагыйрьнең сөекле кече Ватаны Вязники шәһәре булуы турында белде. Алексей Фатьяновның тормыш юлындагы сугыш чоры фактлары соклану һәм хөрмәт хисләре уята. Ул 1944 елда Венгриядә Секешфехервар янындагы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша һәм шунда яралана, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Солдатлар ял вакытларында, госпитальләрдә Фатьяновның җырларын яратып башкара, өйрәнә, үзләренә күчереп язып ала. Аның «Соловьи», «На солнечной поляночке», «Давно мы дома не были», «Где же вы, друзья-однополчане?» кебек җырларын белмәгән кеше юктыр. Аның шигырьләренә ике йөзләп җыр язылган. Шагыйрьнең иҗаты белән моңарчы таныш булмаган катнашучылар исә, кичә барышында авторның  «Как становится тихо», «Улыбнись мне, родная», «Она пришла негаданно», «Ты как зорька вдали», «Ходят тучи», «Танечка», «Нашей северной русской природе» кебек шигырьләрен укып, үзләренең соклануларын белдерде. Чарада катнашучылар, баян уйнавына кушылып, А.Фатьяновның «Когда весна придет, не знаю…», «Ромашка», «Где ж ты, мой сад?», «В городском саду играет духовой оркестр» һ.б. лирик җырларын башкарды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: