Рус иле, Россия, Ватаным минем (12+)

12 июньдә 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге Энтузиастлар бульварында Россия көненә багышланган шәһәр бәйрәмендә катнашты. Чара Үзәк район Башкарма комитеты һәм җирле иҗтимагый үзидарә рәисе С.С.Исаева тарафыннан оештырылды. Мәйданчыкларның берсендә китапханәчеләр шәһәрдәшләр өчен «Рус иле, Россия, Ватаным минем» исемле интеллектуаль уен үткәрде. 

Русь, Россия, Родина моя
IMG-20210612-WA0031
IMG-20210612-WA0037

Китапханәче сөйләгәннәрдән кунаклар бәйрәм тарихы, дәүләт символлары, аларның вакыт дәвамында үзгәрешләр кичерүе һәм бүгенге көндә өч төснең мәгънәсе турында белде. Уен барышында алар Ватан тарихы буенча викторина сорауларына җавап бирде, Россиянең дәүләт символикасы турында белемнәрен күрсәтте, һәм шулай ук бөтен дөньяга танылу алган рәсми булмаган символлары: «чишмәле» яки «каенлы» як булуы турында мәгълүмат алды. Алга таба теләге булганнар «Йөз бөек кеше», «Россия шәһәрләре буйлап» уеннарында актив катнашып, үзләренең белем һәм тапкырлыкларын сынап карады. Катнашучылар бик теләп Ватан турында шигырьләр укыды. Кунаклар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. 
Интеллектуаль уен барышында алар Россия, рус Армиясе, танылган шәхесләр турында бик күп кызыклы тарихи фактларны белде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: