Китапханәдә Раштуа очрашулары үтте (0+)

Шәһәр үзәк китапханәсендә һәр елдагыча Раштуа очрашулары узды. Кече картиналар галереясында ЮНЕСКО һәм ТР рәссамнар берлеге әгъзасы Виктория Егорованың шәхси күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә раштуа тематикасына майлы буяулар һәм акварель белән язылган төрле эшләр тәкъдим ителде.   

встречи
IMG_20220109_170602
IMG_20220109_170537
IMG_20220109_192206
IMG_20220109_170627
IMG_20220109_170730
IMG_20220109_170702

Ачылу тантанасы вакытында кунаклар рәссамның тормыш юлы белән якыннанрак танышты. Ул үзенең Кипр һәм Эфиопиягә АРТ-симпозиумнарга баруы турында сөйләде. Вернисажга аның дуслары, хезмәттәшләре, мөгаллимнәре килде. Рәссам адресына бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады. 
Чаллы сәнгать көллиятенең вокал бүлеге студентлары чыгышы кичәнең музыкаль бизәге булды. 
Шагыйрә Людмила Дорженковская кыш турында шигырьләр укыды һәм барлык кунакларга раштуа бәйрәмнәрендә иң яраткан күңел ачуларның берсе багу атмосферасына кереп чумарга тәкъдим итте.  
Теләге булган һәркемне күргәзмәгә чакырабыз. Күргәзмә 4 февральгә кадәр эшләячәк.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: