«Кыш ананың нардуган җырлары» раштуа утырмалары (6+)

14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре яшь укучылар өчен «Кыш ананың нардуган җырлары» дигән раштуа утырмалары уздырды. Чара башында балалар Раштуага гаҗәеп сәяхәт кылды. Бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, аның гореф-гадәтләре белән танышты, борынгы әби-бабаларның бәйрәмне ничек каршылавы, үз өйләрен ничек бизәве һәм чыршыга нәрсә элеп куярга кирәк булуы турында белде. 
Раштуа – чын-чынлап тылсымлы бәйрәм, ул бар кешегә җылылык, яктылык һәм мәхәббәт бүләк итә. Балалар бик теләп табышмакларны чиште, рус халык уеннарында катнашты, нардуган җырлары тыңлады, шигырьләр укыды. 

готж
14 фил. 1
14 фил. 2
14 фил. 3
14 фил. 4
14 фил.
Балалар өчен «Раштуа укулары…» дигән китапларга күзәтү уздырылды, алар Г. Х. Андерсенның «Девочка со спичками», Ч. Диккенсның «Рождественская песнь в прозе» кебек әсәрләр белән таныша алды. Бу дулкынландыргыч әсәрләр кешеләрдә мәрхәмәтлелек, мәхәббәт, кайгыртучанлык хисләре уята.
Чара азагында балалар кәгазьдән раштуа фәрештәләре ясады һәм теләк теләде. Очрашу бер-берләренә изгелек һәм сәламәтлек теләү белән тәмамланды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: