«Раштуа – изгелек бәйрәме»: раштуа укулары (6+)

5 гыйнвар көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә «Biblio – каникуллар» проектын тормышка ашыру кысаларында «Раштуа – изгелек бәйрәме» дип исемләнгән раштуа укулары узды. 

рождество
87fa520f-add9-48e5-827f-e716173089b8
IMG_9205
IMG_9250
cf1ae44c-950f-4426-89e7-8601f6f4dd38

Чараның кунаклары Раштуа бәйрәменең тарихы, гореф-гадәтләре һәм йолалары белән танышты. Балалар мәкальләрне, борынгы уен-күңел ачуларны, йола җырларын искә төшерде. Зур кызыксыну белән «Тәгәрәсен йомгагым» уенында һәм «Булачак һөнәрем» дигән шаян багуларда катнаштылар. Сынамышлар турында раштуа пазлын җыйдылар һәм башваткычны чиштеләр. Чара азагында барысы да раштуа такмак җырлары язылган кәгазьләр алды һәм «Раштуага бүләк» мультфильмын карады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: