Чаллы җирендә борынгы Болгар мәдәнияте тарихы авазлары (6+)
Шәһәр Үзәк китапханәсендә «Чаллы җирендә борынгы Болгар мәдәнияте тарихы авазлары» дигән пиар-проект кысаларында узган «Туган ягым һәм мин, күбрәк уйлаган саен, ныграк саклыйм» дигән челтәрле уенның йомгаклау чарасы узды. Уенда катнашу өчен 39 гариза бирелгән иде, уен ахырына кадәр 37 команда барып җитте. Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды. Бәйрәмдә «Энергетик» мәдәният сарае солисты, күпсанлы музыкаль конкурслар лауреаты, атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Зарипова башкаруындагы җырлар, «Җәүһәр» ансамбле җитәкчесе Нәҗимә Закирова башкаруындагы шигырьләр, 1 нче музыка мәктәбе укытучысы Виктория Ляховецкая башкаруында татар көйләре яңгырады. Челтәрле уенда катнашучы командаларның эшләре белән китапханәнең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлегенең ВКонтакте социаль челтәрендәге битендә танышырга мөмкин.
|