«Закон минем турында, миңа закон турында» рольле уены (12+)

11 гыйнварда 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Закон минем турында, миңа закон турында» дигән рольле уен уздырды.
Чара «хокук» һәм «вазифа» кебек төшенчәләр буенча фикер алышудан башланды: аларның аермасы нәрсәдә һәм нәрсә берләштерә. Материалны ныгыту өчен, яшүсмерләр  «Укучыларның хокуклары һәм вазифалары» дигән видеоязманы карады.

акк45
1704957809006
1704957809077
1704957809022

Командаларга бүленеп, балалар бик теләп «Яшь юристлар» һәм «Кыскартылган сүзне бел» бәйгеләрендә катнашты. Анда «республика», «гаилә кодексы», «салымнар» һ.б. шундый гомумтанылган төшенчәләрне искә төшерделәр. Ә әкиятләрдәге әдәби геройларны һәм мәкальләрне искә төшерергә укучыларга «Хокук турында шаярып һәм җитди» һәм «Мәкальләрдә хокуклар» уеннары ярдәм итте. Чараны йомгаклаучы «Киноҗинаятьләр» видеовикторинасында яшүсмерләр, совет фильмнарыннан өзекләр карап, геройлар тарафыннан хокук бозу очракларының төрләрен ачыкладылар. 
Уен азагында җыелган баллар буенча хокук белгечләре ачыкланды. Чара яшьләрнең үз хокук һәм вазифаларын яхшы белүен, дәүләтебезнең законнарын хөрмәт итүләрен күрсәтте. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: