«Мода һәм сәламәтлек» Бәхәс элементлары кергән рольле уен (12+)

12 мартта 23 нче санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен “Мода һәм сәламәтлек” исемле бәхәс элементлары кергән рольле уен узды. Ул «Тинейджер. Сәламәт үсеш» программасы кысаларында үткәрелде.

23ф. Ролевая игра Мода и здоровье
23ф. Ролевая игра Мода и здоровье……..
23ф. Ролевая игра Мода и здоровье….
23ф. Ролевая игра Мода и здоровье……
23ф. Ролевая игра Мода и здоровье…………
23ф. Ролевая игра Мода и здоровье…………..
23ф. Ролевая игра Мода и здоровье……….

Чара барышында балалар яшьләр өчен язгы образ тудыру буенча компания «хезмәткәрләре» булды, җитәкче, модельер-дизайнер, тегүче, стилист, маркетолог һ.б. вазифаларда үзләрен сынап карады. Уен 4 турда барды. Беренче турда яшь модельерлар, мода һәм сәламәтлек тенденцияләрен истә тотып, киемнең эскизларын ясады. Икенче турда балалар үзләре ясаган модельләр өчен тукыма сайлады һәм аның сәламәтлеккә файдалы якларын атады. «Әкияти тегүчеләр» исемле өченче турда китапханәче әдәби викторина уздырды. «Кичке күлмәк» дип аталган дүртенче турында уенда катнашучылар иҗади тапкырлыгын һәм фантазиясен күрсәтә алды.

Чара дәвамында китапханәче моданың кеше сәламәтлегенә тәэсиренә басым ясады һәм ахырда: «Модадан калышмыйм дип, сәламәтлек турында онытмаска кирәк» дигән нәтиҗә чыгарылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: