«Өйрәтәләр мәктәпләрдә»: рольле уен (6+)
6 октябрь көнне Үзәк балалар китапханәсе Укытучылар көнен билгеләп үтте һәм яшь китап сөючеләр белән бергә «Өйрәтәләр мәктәпләрдә» дигән рольле уен уздырды. Балалар борынгы заманда илләрдә нинди мәктәпләр булуы, Русиядә беренче мәктәпләрнең кайчан барлыкка килүе һәм анда укучыларның нәрсәгә өйрәнүе турында мәгълүматны зур кызыксыну белән тыңлады. Шундый тарихи чыгыштан соң, балаларга вакытлыча үзләрен укытучы һөнәрендә сынап карарга тәкъдим ителде. Алар бик теләп математика, рус теле һәм әйләнә-тирә дөнья белеме буенча укытучылар булып карады, сүзнең дөрес язылышын яки мәсьәләнең асылын аңлатырга тырышып карады, әмма шунда ук сыйныф каршында басып торуның никадәр авыр икәнлегенә төшенде. «Уку көне» тәмамланганда нәни укытучылар чын укытучы булуның җиңел булмавына инанды. Күп белергә, балалар биремне аңлап җиткермәгәндә сабырлык күрсәтергә һәм вакытында барысына да җитешергә кирәк. |