Туган урамнар, таныш урыннар (6+)

26 август көнне 10 нчы санлы китапханә балаларны Чаллы шәһәренә багышланган һәм Татарстан Республикасы көне уңаеннан үткәрелүче виртуаль туган якны өйрәнү квест-уенына чакырды. 

родные
10ф. «Родные улицы, знакомые места»
10ф.«геральдическая» мозаика
10ф. «уличный» лабиринт
10ф. Книжная выставка

Яр Чаллы – ул тулы сулы Чулман елгасы буена җәелгән заманча матур шәһәр, Татарстан Республикасының бер кисәге. Чара башында балалар туган шәһәрнең төрле почмаклары һәм урамнары буйлап кечкенә медиасәяхәт кылды, аның тарихын искә төшерде.  

Шуннан соң балалар ике командага бүленеп, сорауларга җавап бирде һәм иң яхшы шәһәр белгечләрен ачыклады. Катнашучылар узарга тиешле квест берничә этаптан: күнегү, «геральдик» мозаика, «героик» эстафета һәм «урам» лабиринтыннан торды. Уенның һәр этабында, биремне уңышлы башкарып чыкканнан соң, уенчылар ярдәмче сүзләр алды, аларны җыеп, китапханә киштәләрендә яшерелгән китаплар исемен белде. 

Ике команда уенчылары да уен барышында үз шәһәрләрен яхшы белүләрен күрсәтә алды. Квест нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде, ә балалар татлы бүләкләр алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: