Туган тел – илһам чыганагы (12+)
22
Февраль 2023
Чәршәмбе
21 февраль көнне Әдәбият тарихы музеена Чаллы дәүләт педагогия университетының филология факультеты студентлары килде. Әдәби сәхяәт вакытында яшьләр шәһәрнең шартлы рәвештә «камазга кадәрге», «камаз», «камаздан соңгы», «хәзерге заман» чорларына бүленгән әдәби тормышы белән танышты, шәһәрдәге әдәби берләшмәләр турында белемнәрен тулыландырды. Студентлар арасында каләмен сынап караучы яшьләр дә бар иде, аларны Чаллы язучыларының тәҗрибәсе аеруча кызыксындырды. ТР һәм РФ Язучылар берлекләре әгъзасы, туган якны өйрәнүче Мансур Сафин аларга үзенең урта гасыр шагыйрьләрен тәрҗемә итү эшчәнлеге турында сөйләде. |