Туган як – таныш һәм таныш түгел (6+)
26
Август 2022
Җомга
Туган як – ул ата-бабаларыбыз яшәгән, балачак узган җир. Ул туган тел, гореф-гадәтләр, үз халкың. Һәр һәркемнең ул берәү генә. Ә безнең өчен шундый туган җир ул яраткан төбәгебез – Татарстан. 26 август көнне 14 нче санлы китапханәдә Татарстан Республикасы көненә багышланган чара үткәрелде. Балалар күпмилләтле республикабызның тарихы һәм үсеше, аның гореф-гадәтләре һәм казанышлары, мәдәни һәйкәлләре турында күп мәгълүмат алды. Викторинада катнашып, алар Татарстан символикасы турында белемнәрен ныгытты. Чара Татарстан, Туган як турында татарча һәм русча җырлар белән үрелеп барды. Шулай ук балалар хәзерге заманда республикабызның үсеш кичерүе турында презентация карады. Чарага «Татарстаным, чәчәк ат» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. |