«Йөрәкләрдә яшьлек дәрте сүнмәсен»: ретро-кичә (18+)

1 октябрьдә 5 нче санлы китапханәдә өлкән буын укучыларыбыз өчен «Йөрәкләрдә яшьлек дәрте сүнмәсен» дип исемләнгән ретро-кичә узды. 

пусть в сердце
IMG_0312
IMG_0330

Кичә гомер көзенә якынлашкан кунакларыбызны яшьлек елларына алып кереп китте. Чарага килүчеләр «Голубой огонёк», «Утренняя почта», «Шире круг» кебек телетапшыруларны искә төшерде һәм зәңгәр экраннарда кайчандыр еш яңгыраган ретро җырларны җырлады, бу көйләр астында алар гашыйк булган, мәхәббәтен, гомерлек ярын тапкан, балалар үстергән. Бу җырларның күбесе тулаем бер буынның символына әверелгән, вакыт сынавын узган һәм үз матурлыгын, популярлыгын югалтмаган. 

Ретро-кичәдә катнашучылар өчен «Үткән яшьлек атрибутлары», «Элекке фильмнардан гыйбрәтле сүзләр һәм җырлар», «Таныш йөзләр» кебек кызыклы бәйгеләр оештырылды, анда өлкәннәр узган еллар вакыйгаларын, бәяләрне, җырлар һәм фильмнарны – гомумән, СССР белән бәйле барлык күренешләрне искә төшерде. Бәйгеләрдә җиңүчегә истәлекле бүләк тапшырылды. Кичә җылы, дустанә рухта узды һәм чәй өстәле артында тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: