«Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни-мәгариф проекты

культурный дневник Обложка на тат.яз2015 елда Татарстан Республикасында «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни-мәгариф проекты юл алды. Әлеге проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.  Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов бу проектны хуплап чыкты.

2015–2016 ел дәвамында Яр Чаллы шәһәре мәктәп укучылары сыйныф җитәкчеләре яки әти-әниләре белән төрле мәдәният йортларында булдылар. Укучылар шәһәребезнең китапханәләрендә, музейларында, концертларда, театрларда, төрле мәдәният үзәкләрендә булып,  анда алган тәэсирләрен көндәлекләренә теркәп бардылар.

Проектны гамәлгә ашыру дәвамында Яр Чаллы шәһәре мәдәният йортларында 2281 чара үткәрелде. Шулардан: 234ен – күңел ачу үзәкләре, 339ын – театрлар, 187сен – сәнгать уку йортлары, 749ын – музейлар, 772сен – китапханәләр үткәрде.

Чараларда 113 164 тамашачы катнашты.

Бу проект кысаларында мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре арасында «Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге» һәм «Иң культуралы әти-әни» номинацияләрендә ярышлар узды.

2015–2016 ел нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы шәһәре «Татарстан Республикасында «Укучының мәдәни көндәлеге» проектын тормышка ашыруда иң актив муниципаль берәмлеге» конкурсында җиңүче исемен яулады.

«Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни-мәгариф проекты старт алу кысаларында 16 сентябрь көнне 11.00 сәг. «Әкият» Татар дәүләт театрында гомүмшәһәр мәдәният дәресе узачак. Чарада 2 һәм 3 сыйныф укучылары катнаша. Мәдәният дәресен Татарстан Республикасы Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин  алып барачак.

Безнең шәһәребездә проект 16 сентябрь көнне 14.00 сәг. гомүмшәһәр мәдәният дәресе белән башланып китә. Органнар залында узачак чарада шәһәребезнең 1–4 сыйныф укучылары катнашачак.  «Мәдәни көндәлекләрне» 22 меңнән артык укучы алыр дип көтелә.

Поделиться: