«Иң яхшыларын укырга вакыт»: А.Алиш исемендәге премия лауреатларын укыйбыз Республика акциясе (6+)

6 март көнне «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ китапханәләре  «Иң яхшыларын укырга вакыт»: А.Алиш исемендәге премия лауреатларын укыйбыз Республика акциясенә кушылды.

Үзәк балалар китапханәсендә балалар татар халкының бөек улы, танылган балалар язучысы һәм Бөек Ватан сугышы герое Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Алар Ш.Галиев, Р.Миңнуллин, Р.Корбан, Р.Мингалиев, Ф.Яруллиннарның шигырьләрен бик теләп тыңлап утырды. Балалар үзләре дә акциягә кушылды. Алар укып кына калмады, ә Ш.Галиевның «Теш» шигырен артистларча сәхнәләштереп күрсәтте. «Физкультурачы Куян» белән бергә күнегүләр ясадылар, «Светофор» уенында катнаштылар һәм сюрпризлы йомгакны сүттеләр. Акция А.Алишның «Нечкәбил» китабы буенча төшерелгән «Яшәгән ди, булган ди бал корты» мультфильмын карау белән тәмамланды.

6.03 акция алиш (2)
6.03 акция алиш
6.03 акция алиш (3)
6.03 акция алиш (4)

17 нче санлы китапханәдә үткәрелгән чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары катнашты. Китапханәчеләр балаларны Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин, Рөстәм Мингалим, Фәнис Яруллин һәм башкаларның иҗатлары белән таныштырды. Сәнгатьле итеп уку өчен рус һәм татар телендә Абдулла Алиш исемендәге премия лауреатларының иң кызыклы әсәрләре сайлап алынган иде. Алып баручылар А.Алиш варисларының шигырьләр һәм хикәяләрен укыды, Р.Корбан китабы буенча табышмаклар әйтте. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар кызыксынып китаплар белән танышты, А.Алишның «Сертотмас үрдәк» әкиятен карады. Укучылар исә җирле язучыларыбызның шигырьләрен cәнгатьле итеп укыды. Китапханәдә «Алиш варислары» исемле китап күргәзмәсе оештырылган иде.

IMG-20190306-WA0002
CIMG3410
IMG-20190306-WA0003
CIMG3404
CIMG3396

8 нче санлы балалар китапханәсе яшь китап сөючеләр белән берлектә «Балаларны яратучы язучылар» исемле сәнгатьле уку уздырды. Китапханәчеләр сәнгатьле уку өчен Роберт Миңнуллин, Йолдыз һәм Ленар Шәех шигырьләрен әзерләп куйган иде. Ф.Яруллинның «Кояштагы тап» исемле мавыктыргыч һәм гыйбрәтле әкияте укучыларда аеруча кызыксыну уятты. Анда урамда йөреп, әнисен алдамакчы булган кечкенә бер малай турында сүз бара. Әмма барыбызга да билгеле, дөньяда бер генә ялган да, бер генә начарлык та эзсез югалмый, малай соңыннан моны аңлый. Сәнгатьле укуда катнашучылар «Әтием гармун уйный», «Безнең урманда», «Йолдызлы тай» шигырьләрен кычкырып укыды.

Кичә бик күңелле һәм җанлы узды. Шигъри атмосфера барысын да биләп алды, искиткеч матур язгы кәеф тудырды. Чара азагында китапханәчеләр балаларга һәм укытучыга очрашуга килгән өчен рәхмәт белдерде.

IMG_0036
IMG_0022
IMG_0030
IMG_0029
IMG_0026

10 нчы санлы китапханәдә шагыйрь Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган «Р.Миңнуллин шигъриятенең бер тамчысы!» исемле шигъри сәгать узды.

Шагыйрь бер интервьюсында: «Мин, беренче чиратта – балалар шагыйре!» дип белдергән иде. Аның шигырьләренең төп геройлары төрле яшьтәге малайлар һәм кызлар, әсәрләрдә аларның көндәлек тормышы һәм бәйрәмнәре, шуклыклары һәм сөенечләре, проблемалары һәм борчылулары чагыла.

Китапханә хезмәткәре белән бергә балалар шагыйрьнең тормыш юлындагы күп кенә кызыклы фактларны белде, аның шигырьләре белән танышты. «Зур үскәч», «Ул һәм ана», «Дөньядагы иң зур алма», «Өлкәннәр» кебек төрледән-төрле шигырьләр яңгырады.  Аның әсәрләре яхшылыкка өнди, матурлык, ихласлык, гаделлек хисләре, әти-әниләргә, туган якка, ватанга мәхәббәт тәрбияли. Чара авторның шигырьләренә язылган җырлар белән үрелеп барды.

Кичәдән яшь китап сөючеләр Роберт Миңнуллинның шигырьләренә салган җылылык һәм ярату хисләрен йөрәкләренә сеңдереп кайтып китте.

11 нче санлы балалар китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Роза Хафизова иҗатына багышланган «Маҗаралы китаплар патшалыгында» исемле телдән журнал уздырылды. Быел танылган юбиляр язучы, А.Алиш исемендәге премия лауреатының тууына 90 ел тулды.

Сәнгатьле уку өчен аның «Кирлемән» әкияти повесте сайлап алынды. Әлеге китап үзенең кызыклы герое, мавыктыргыч маҗаралары белән балалар өчен гыйбрәт булды.

Устныйжурнал Маҗаралы китаплар патшалыгында1
Устныйжурнал Маҗаралы китаплар патшалыгында2
Устный журнал Маҗаралы китаплар патшалыгында

13 нче санлы китапханәдә узган чара барышында татар һәм рус телләрендә Ш.Галиев, Р.Миңнуллин, Л.Шәех, Ф.Сафин, Р.Корбан, Р.Бәшәр һәм башкаларның шигырьләре укылды. Яшь чаллылылар сәнгатьле итеп укып кына калмады, үзләренең артистлыгын, сөйләм чисталыгын күрсәтте.

Чара ахырында балалар «Алиш эзләре буйлап» исемле күргәзмәдәге китаплар белән кызыксынып, аларны кулларына алып карады, үзләренә таныш «Сер тотмас үрдәк», «Бикбатыр белән биккуркак» кебек хикәяләрне күреп куандылар. Аннан соң балалар яраткан язучыларының китаплары белән фотога төшә алды.

13 ф. акция Читаем произведения лауреатов премии (2)
13 ф. акция Читаем произведения лауреатов премии (3)
13 ф. акция Читаем произведения лауреатов премии (4)
13 ф. акция Читаем произведения лауреатов премии (5)
13 ф. акция Читаем произведения лауреатов премии (6)

22 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен татар телендә «Халкыбыз җәүһәрләре» исемле яхшы әдәбият сәгате уздырылды.

Чара башында китапханәче балаларны кызыклы, гыйбрәтле, тапкырлык һәм дәрт ялкыны белән тулы шигырьләр авторлары, лауреат татар язучылары Ләбиб Лерон, Рәшит Бәшәр, Рафис Корбан, Йолдыз, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Факил Сафинның иҗатлары белән таныштырды.

Шуннан соң балалар башкаруында «Колаклы коймаклар» (Йолдыз), «Изге сүзләр», «Бал бабай» (М. Әхмәтҗанов) һәм башка шигырьләр яңгырады. Л. Леронның «Әкиятче малай», М. Әхмәтҗановның «Бал корты акыл кертте», Р. Корбанның «Көйсез гармун» әсәрләре сәхнәләштереп күрсәтелде. Китапханәче Р.Корбанның «Татарстан» һәм «Миләш агачы» шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды. Әлеге язучыларның барлык әсәрләре дә укучыларны назлык яктылык һәм җылылык белән иркәли, яхшылык һәм энергия белән тулыландыра. Чарага китапханәдә булган А.Алиш исемендәге премия лауреатларының китапханәдә булган китапларыннан торган «Төбәгебез талантларга бай» исемле күргәзмә оештырылган иде.

IMG_20190301_133151
IMG_20190306_111228
IMG_20190306_110141
IMG_20190306_105845
IMG_20190306_110354

«Иң яхшыларын укырга вакыт»: А.Алиш исемендәге премия лауреатларын укыйбыз Республика акциясе кысаларында үткәрелгән чаралар кызыклы һәм истә калырлык итеп узды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: