«Холокост: язмышлар, фаҗигалар, хәтер» хәтер сәгате (16+)

24 гыйнвар көнне 5 нче санлы китапханәдә яшүсмерләр өчен «Холокост: язмышлар, фаҗигалар, хәтер» дигән хәтер сәгате үтте. Холокост – нацистлар алып барган рәхимсез сәясәтнең тагын бер мисалы. Китапханәгә килүчеләр Икенче Бөтендөнья сугышы һәм Бөек Ватан сугышы елларында яһүд халкы фаҗигасе, нацизм корбаннарын коткару өчен көрәшкән кешеләрнең батырлыгы турында белде. 

пасаррав
IMG_7060
IMG_7063
IMG_7112
IMG_7123

Укучылар үзләре өчен Джон Бойнның «Мальчик в полосатой пижаме» һәм Анатолий Кузнецовның «Бабий Яр» әсәрләренең әдәби дөньясын ачты. Авторлар яһүд халкының геноциды темасын ачып сала һәм үз үрнәкләрендә хәтта куркыныч заманда да кеше Кеше булып кала ала дигән сүзләрнең дөреслеген исбатлаган кешеләр язмышлары турында сөйли. Хәтер сәгате вакытында мультимедиалы презентация кадрлары, архив кинохроникасыннан, Джон Бойн әсәре буенча төшерелгән нәфис фильмнан өзекләр күрсәтелде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: