«Сәламәтлек – ул тормыш рәвеше» киңәшле әңгәмә (12+)

Сәламәтлек – ул кешегә табигатьтән бирелгән бәһасез бүләк. Әмма еш кына кешеләр бу бүләкне тиккә тота, сәламәтлекне югалтуның җиңел, ә киредән кайтаруның бик авыр булуы турында оныта. 
13 сентябрь көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Сәламәтлек – ул тормыш рәвеше» дигән киңәшле әңгәмә уздырды.

апрыер
1726212450435
1726212450407
1726212450396

Чара башында китапханәче яшүсмерләргә сәламәтлекнең физик, интеллектуаль, рухи һәм социаль төрләре турында сөйләде. Алга таба балалар сәламәтлек турында мәкальләрне искә төшерде һәм «Бу файдалы түгел» викторинасында катнашты. «Сәламәтлек тартмасы һәм авырулар тартмасы» уены вакытында яшүсмерләр зарарлы һәм файдалы гадәтләр турында белемнәрен күрсәтте. 
Чара азагында балалар «Сәламәтлек дивары»н җыйды, анда һәр кирпеч – сәламәт тормыш рәвеше кагыйдәсе иде. Балалар ныклы сәламәтлек өчен спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану, гигиена һәм зарарлы гадәтләрдән баш тарту белән бергә уңай хис-кчиерешләр, уйлар һәм кешенең башкалар белән аралаша белүе дә кирәк дигән нәтиҗә ясады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: