«Яшәгән, ди, булган, ди, әкият йортында китаплар» күңел ачу сәгате (0+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең яшь укучылары 6 сентябрь көнне мавыктыргыч сәяхәт кылды.  
Алар әниләре белән бергә тылсымлы һәм әкияти кызыклы хәлләр, мавыктыргыч әкиятләр, күңелле хикәяләр, кызык шигырьләр дөньясына килеп эләкте. 

мс тсмт
а мы волка не боимся
вместе с мамой
красный, синий, голубой не угнаться за тобой
мы загадки разгадаем
наша дружная семья
трое в лодке

Бергәләп гадәти булмаган китап сөючеләр утравына юл тоттылар, анда аларны бик күп сынаулар көтеп тора иде.  
Әкиятләр сараенда яшь китап сөючеләр һәм аларның әти-әниләре үзләренең яраткан әкиятләрен һәм тылсымлы вакыйгаларны искә төшерде. Аннан соң Шигырьләр күленә сәяхәт кылдылар, аны үтеп чыгар өчен, әниләргә үзләренең яраткан шигырьләрен укырга кирәк булды. 
Маҗаралар тавына килеп чыккач, катнашучылар үзләренә ошаган маҗаралы китапларны искә төшерде. 
Соңгы тукталыш Табышмаклар елгасы булды – барысы да ул табышмакларны чишү буенча турнирда катнашты. Ә китапханә караокесында бик теләп яраткан мультфильмнарыннан җырларны җырладылар.
Чара барышында китапханәче нәни укучыларга һәм аларның әти-әниләренә китапны куллану кагыйдәләре турында искә төшерде һәм китаплар яши торган «тылсымлы йорт» турында видеоролик күрсәтте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: