«Кышкы бизәкләр»: күңел ачу-танып белү калейдоскобы (6+)

Яңа ел – якты, серле, кабатланмас, шау-шулы, гаҗәеп бәйрәм. Әкияти могҗизалар һәм бүләкләре, сюрпризлары, теләкләре белән бергә килүче тылсым бәйрәме. 28 декабрь көнне 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре «Кышкы бизәкләр» дигән күңел ачу-танып белү калейдоскобы аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга могҗизалар һәм тылсым дөньясына кереп чумарга ярдәм итте. 

Зимний …
фото
калейдоскп
20221228_100000
20221228_092711
20221228_092322
20221228_091742
20221228_091729
20221228_091233

Калейдоскопның уен кыры 9 секторга бүленде: «Кышкы җыр», «Кыш турында мәкаль һәм әйтемнәр», «Карлы ыгы-зыгы», «Кыш турында табышмаклар», «Мозаика», «Эстафета», «Кар бөртекләре биюе», «Кем тизрәк», шулай ук «Кыш темасына сүзләр» аукционы. Балалар, «Кыш Бабайлар» һәм «Кар бабайлар» командаларына бүленеп, тылсымчы Чыршыкай белән бергә Карлы сукмак буйлап гаҗәеп сәяхәткә юл тотты, ә юлда әлеге тылсымлы бәйрәмнең тарихы белән танышты, чыршы бизәү гадәтенең каян барлыкка килүе, Кыш Бабайның кайда яшәве, кышкы айлар һәм аларның мәгънәсе турында белде. Чара барышында балалар бик теләп төрле бәйге һәм уеннарда актив катнашты, кыш турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерде, «кышкы» табышмакларны чиште һәм яңа ел җырларын җырлады, биеде, кар атышлы уйнады, пазллар җыйды һ.б. Нәни китап сөючеләргә аеруча эстафета ошады, алар чират буенча Кыш Бабай башлыгын киде һәм аңа охшатып көлеп күрсәтте. Ә яңа ел җырлары тагын да ныграк яңа ел кәефе тудырырга ярдәм итте.

Чара азагында «Чыршыны бизә» тактасында команда эмблемалары саналды һәм җиңүчеләр ачыкланды, барысына да бәйрәм уңаеннан әзерләнгән татлы призлар тапшырылды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: