«Сабын, күбек, куыклар» күңел ачу-танып белү сәгате (6+)

Мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Сабын, күбек, куыклар» дигән күңел ачу-танып белү сәгате уздырды. Китапханәче сабынның килеп чыгу тарихын, борынгы заманнарда кулларны нәрсә белән юулары, ни өчен сабынны байлар гына куллана алганлыгы турында сөйләде. Сабынның барлыкка килү тарихы озын һәм бормалы икән – 6 меңләп ел. Балаларга Россиядә сабын җитештерүнең ничек үсеш алуы турында белү кызыклы булды. Элек сабын урынына нәрсә кулланулары, «поташ эше» (агач көле кушып ясалган масса) нәрсәне аңлатуы, сабынны кем ясавы, безнең илдә кайсы патша бу эшкә теләктәшлек белдерүе турында белделәр. Балалар бик теләп «Кызык себерке», «Бу җиңел бию» һ.б. биюле уеннарда катнашты. 

апвыпвпвып
1
2.
3.
4.
5.

Сабын куыкларыннан башка нинди бәйрәм инде! Алар белән бик күп кызыклы тамашалар ясарга һәм чып-чын сабын шоуы оештырырга була. Балаларга куыкларны яхшы итеп кабарту буенча күп кенә серләрне әйттеләр. Мәсәлән, куыклар ныграк һәм матуррак булсын өчен, сыекчага ни кушарга. Яки сабын куыгын шартлатмыйча ничек тотарга һәм туп белән уйнаган кебек ничек уйнарга.   
Укучылар сабын куыклары – фәннең чын табышмагы дигән фикергә килде. Галим Уильям Томсон (лорд Кельвин) әйткәнчә: «Сабын куыгын кабартыгыз, – аңа карагыз: сез гомер буе аны өйрәнә аласыз һәм аннан физика дәресләре алачаксыз».

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: