«Дуслык елмаюдан башлана» күңел ачу-уен программасы (6+)

4 июнь көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә «Дуслык елмаюдан башлана» дигән күңел ачу-уен программасы узды.
Программа «Ну, погоди!» мультфильмын караудан башланды, ул балаларда бик күп уңай зисләр тудырды. Төп геройларның кызык маҗараларыннан көлеп һәм үзара фикер алышып, балалар, кайсы мизгелләрнең алар өчен аеруча кызык булуын искә төшереп, үз кичерешләре  белән уртаклашты.
Мультфильм караганнан соң яшь укучылар «Күңелле уенчык» мастер-классында катнашты. Әлеге шөгыль барышында алар оригами техникасын үзләштерде һәм гаҗәеп җәнлекләр, матур бөҗәкләр һәм мөлаем монстрлар ясады. Балаларның һәрберсе үз фантазиясен эшкә җикте, шулай ук куллары белән эшли белүләрен күрсәтте. Үз эшләнмәләрен бизәгән матур аппликацияләр үзенчәлек өстәде һәм һәркемгә үзен чын рәссам итеп тоярга мөмкинлек бирде. 

IMG20250604104747
IMG20250604105738
IMG20250604110517
IMG20250604113423
IMG20250604115124

Чара җылы һәм дустанә рух тудыруга юнәлдерелде, анда һәр бала үзен әһәмиятле һәм сөекле итеп тоя алды. Аралашу һәм уртак иҗат барышында катнашучылар яңа дуслар белән танышып кына калмады, ә үзләренең иҗади сәләтләрен дә ачты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: