«Яхшы мәзәкләр территориясе»: күңел ачу программасы (6+)
28
Март 2023
Сишәмбе
Тиздән беренче апрель – көлке көне! Уррра! Бу көнне рәхәтләнеп көлергә, дуслар белән шаярырга, кемне дә булса кызык хәлдә калдырырга мөмкин. Тик ничек, кайчан һәм кайда урынлы икәнен белергә кирәк. Беренче апрель алдыннан комплекслы хезмәт күрсәтү бүлегендә «Яхшы мәзәкләр территориясе» дигән күңел ачу программасы үткәрелде. Балалар шаян викторина сорауларына җавап бирде, нинди розыгрышларның кешеләрне кыен хәлдә калдыруы, ә кайсылары күңелле булуы турында фикер алышты, тарихта булган иң танылган шундый көлкеле вакыйгалар турында ишетте, хәрәкәтчән бию уеннары уйнады. Чара азагында барысы бергә шарлар һәм кәгазьләрдән шатлыклы клоуннар ясады. Вакыт күңелле узды, бар яктан балаларның шатлыклы көлү авазлары ишетелеп торды. |