«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык символы» күңел ачу программасы (0+)

8 июль көнне 5 нче санлы китапханәдә балалар өчен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык символы» дигән күңел ачу программасы уздырылды. Нәни укучылар әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән танышты, «Сказание о Петре и Февронии» мультфильмын карады, «Һәркем өчен гаилә нәрсә аңлата?» соравына җавап табарга тырышты. Ромашка – сары йөрәкле ап-ак чәчәк рус халкында элек-электән мәхәббәт символы булып саналган. Балалар «Теләкләр ромашкасы» уенында актив катнашты, гаилә турында табышмаклар чиште. Чара азагында балаларның оста куллары белән әлеге күркәм бәйрәмнең төп символы ясалды. 

парапрпра
IMG_9253
IMG_9257
IMG_9267
IMG_9277
IMG_9288

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: