«Мәктәп тормышы Ералашы» күңел ачу программасы (6+)

31 октябрь көнне 5 нче санлы китапханәдә мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен «Мәктәп тормышы Ералашы» дигән күңел ачу программасы узды. Алып баручы барыбыз да яраткан «Ералаш» юмористик киножурналы һәм аны дөньяга чыгаручылар турында сөйләде. Тележурналның кыска гына серияләрендә бер генә буын укучылар үсмәде, алар үзләре күптән өлкәннәр, һәм хәзер инде үз балалары һәм оныкларының кызык гамәлләреннән көләләр. 

лдпш
20241031_140505
IMG_9892
IMG_9894
IMG_9896
Күңел ачу программасында катнашучылар 1974 елның 3 апрелендә илебез экраннарында чыккан иң беренче чыгарылышны карады. Алып баручы белән бергә балалар «Ералаш» геройлары мисалында үткән, хәзерге һәм киләчәк мәктәбен күрә, үз фикерен белдерә һәм «Хыялымдагы мәктәп» темасына хыялланып та ала алды. Киножурналның балалар белән мәктәптә, өйдә, урамда килеп чыга торган вакыйгалар турында юмористик серияләрен карау китапханәгә килүчеләргә чын күңелдән көләргә һәм вакытларын мавыктыргыч итеп уздырырга мөмкинлек бирде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: