«Яңа ел ишек шакый» күңел ачу программасы (18+)

26 декабрьдә 5 нче санлы китапханәдә өлкән буын укучылар өчен «Яхшы күршеләр» клубы эше кысаларында «Яңа ел ишек шакый» дигән күңел ачу программасы үтте. Клубта катнашучылар кышның тылсым һәм могҗизаларын, тәрәзәләрдәге бизәкләрен, кояшта җемелдәүче карларын искә төшерде, һәм бәйрәм рухы тудырып,  әлеге ел фасылы белән бәйле «Кабы не было зимы!» җырын җырлады.

IMG_20251226_165610
IMG_20251226_165615
IMG_20251226_165706
IMG_20251226_170032
IMG_20251226_170159

Акыллы һәм серле Елан елын йомгаклап, өлкән буын вәкилләре астролог фаразларын һәм киләсе Ат елына гороскопны белде. Программада һәр елдагыча кунакка Кыш Бабай килде, ул барлык кунаклар белән бергә яраткан «В лесу родилась ёлочка!» җырына әйлән-бәйлән әйләнде. Китапханә хезмәткәрләре үткән елга нәтиҗәләр ясады, клубка йөрүчеләргә активлыклары, яхшылыклары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, аларга киләсе 2026 елда ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде. Күңел ачу программасы уеннар, бәйгеләр һәм бәйрәм лотереясы уйнату белән дәвам итте.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: