«Китаплар балкышы» күңел ачу программасы (6+)

31 мартта 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Biblio-каникуллар» проекты кысаларында, яшь укучылар өчен «Китаплар балкышы» дигән күңел ачу программасы уздырды.
Балалар китабы бәйрәме — балаларга шатлык һәм күңел ачу бүләк итүче, шулай ук укуга мәхәббәт тәрбияләүдзә ярдәм итүче бик күркәм вакыйга. Бу көнне китапханә чын әдәбият дөньясына әверелде, анда һәр бала үзе өчен кызыклы нәрсә дә булса таба алды. Балалар әкиятләр һәм маҗаралар дөньясына килеп эләкте, анда аларны күңелле геройлар каршы алды. 

2 IMG_3629
3 IMG_3633
4 IMG_3645
5 IMG_3654
1 IMG_3762

Чара кунаклары «Иң игътибарлы», «Әкият белгечләре» һәм «Бел әле» дигән уен уртаучыкларында булды. Беренчесендә балалар китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышты. Икенче утраучык рус халык әкиятләренә багышланды, анда балалар «Әкияти дөнья» викторинасы сорауларына җавап бирде. Ә өченчесендә укучылар әкият геройларының «Тылсымлы сандык»тагы әйберләрен таныды. Күңел ачу программасы азагында һәр теләге булган бала китапханәгә язылды һәм бердәм укучы билеты алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: