«Китаптан – мультфильмга» күңел ачу программасы (6+)

Мәктәп яны лагереннан килгән балалар өчен 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәгендә «Китаптан – мультфильмга» дигән күңел ачу программасы узды. Китапханәче балаларга «анимация» һәм «мультипликация» төшенчәләренең нәрсә аңлатуы, 1928 елда Уолт Дисней тудырган бөтен дөньяга танылган персонаж Микки Маус турында сөйләде.

лгшнсшлнса
20240618_103327
20240618_110155
Балаларны сәяхәт һәм мотивлары буенча мультфильмнар төшерелгән «Зима в Простоквашино», «Приключения Незнайки и его друзей», «Винни-Пух и все-все-все» китаплары белән танышу көтте. Уен вакытында укучыларга мультфильмнардан өзекләр күрсәтелде, анда алар мультперсонажлар турында табышмакларны чишеп, геройлар белән очрашты. Музыкаль шәһәр утравында балалар мультфильмнардагы популяр җырларны искә төшерде. Катнашучылар «Мультдуслар», «Көлсылуга булыш», «Мультфильмнан гыйбарәләрне искә төшер» уеннарында үзләренең игътибарлылыкларын, җитезлекләрен, тапкырлыкларын сынап карады. Чара азагында Г.Х.Андерсен әкияте буенча «Русалочка» мультфильмын карадылар. Барлык балаларны да китапханәгә кызыклы китаплар алырга чакырдылар. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: