«Дустың белән бергә юлга чыксаң» күңел ачу программасы (6+)

30 мй көнне 5 нче санлы китапханәдә балалар өчен «Дустың белән бергә юлга чыксаң» дигән күңел ачу программасы узды. Уку елы тәмам, алып баручы укучыларны җәйге каникуллар җитү белән котлады. Программада катнашучыларга  дуслык нәрсә ул, кемне чын дус дип әйтергә була, дуслык нәрсәдән башлана һәм кешеләр һәм хайваннар үзара дус була аламы кебек сорауларга җавап бирергә һәм үз фикерләрен белдерергә кирәк булды. 

оошошолш
IMG_8529
IMG_8580
IMG_8583
IMG_8598
IMG_8610
IMG_8619

Яшь китап сөючеләр «Пазллардан картинаны җый», «Кояшның дуслары бар», «Боҗрага ату», «Табышмаклар» дигән команда уеннарында катнашты, ә җиңү дусларча ярдәм күрсәткән, бер-берсенә булышкан һәм үзара аңлашу булган команданы көтте. Балалар «По дороге с облаками» һәм «Крошка Енот» мультфильмнарыннан өзекләр карады, аларда кызыл җеп булып «Син дусларыңа охшамаска да мөмкин, әмма алар һәрвакыт сиңа ярдәмгә киләчәк» дигән фикер уза, һәм бу иң мөһиме.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: