Күпмилләтле Татарстанның гореф-гадәтләре (12+)

11 март көнне 5 нче санлы китапханәдә Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы студентлары өчен «Күпмилләтле Татарстанның гореф-гадәтләре» дигән халык мәдәнияте сәгате үткәрелде. Балалар күпмилләтле Россиянең борын-борыннан үзендә яшәүче төрле милләтләрнең гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары белән дан тотуы турында белде. Алып баручы белән берлектә китапханә кунаклары күркәм «халык акылы сандыгын» ача алды һәм Татарстанда яшәүче төрле халыкларның традицион кунакчыллыгы белән таныша алды. Китапханәгә килүчеләр рус халкында кунакларны каршы алу гадәте, грузинча легендар кунак каршы алу традициясе, казакъ дастарханының кунакчыл өстәл законнары һәм килгән кунакка һәм аның атына казакларда хөрмәт күрсәтү турында күп кенә кызыклы мәгълүмат алдылар. Очрашуның йомгаклау өлеше күңелле Сабантуйдагы кунакчыллык рухына багышланды. Татар халкының кунакчыллыгы бүгенге көндә дә гаилә өстәле артында самавырларда, тәм-томнар һәм тальян моңнары астында җырлар җырлау белән уза.
Алып баручының сөйләве видеолар һәм презентацияләр белән үрелеп барды.

Поделиться: