«Сабантуй балкышы»: язучы Әлфия Ситдыйкова белән очрашу

20170317_131208
20170317_135357
20170317_131904
20170317_132638
20170317_132721
20170317_132954
20170317_133414

17 мартта 14 нче балалар китапханәсендә язучы Әлфия Ситдыйкова белән очрашу кичәсе булып узды. Бәйрәм татар һәм рус телләрендә барды, чөнки авторның күп кенә шигырьләре Вера Хәмидуллина тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән. Балалар кичәдә язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Балалар өчен язылган “Сабантуй балкышы”, “Серле дөнья”, “Башмаклар” китапларыннан шигырьләр укыдылар. Язучы балачак хатирәләре белән уртаклашты. “Уңасы булган” хикәясен укыгач, барысының да күз алдына ипи пешерү серләрен аңларга тырышкан бәләкәй кызчык килеп басты. “Сабантуй балкышы” китабы балаларны татар халкының иң күркәм бәйрәме – Сабантуена алып кереп китте. Алар “Җеп кисү”, “Капчык киеп йөгерү”, “Кашыкка йомырка салып йөгерү” уеннарын уйнадылар. Әлфия Ситдыйкова балаларның сорауларына җавап бирде, үзенең яңа шигырьләрен укыды, китапларын бүләк итте. Очрашу күңелләрдә якты хисләр калдырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: