Сәламәтлек иленә сәяхәт (0+)

IMG-20210607-WA0036
IMG-20210607-WA0047
IMG-20210607-WA0033
IMG-20210607-WA0048
IMG-20210607-WA0038

Саф һавада узган хәрәкәтчән уеннар һәм күңел ачулар балаларга шатлык хисе бүләк итә һәм сәламәтлек өчен дә файдалы. Аларның һәрберсе өчен үзара аралашу, дуслык һәм бер-береңне аңлау мөһим.
24 нче санлы китапханә әзерләгән программа күңелле музыкаль күнегүләр белән башланып китте. Шуннан соң укучылар, нарат күркәләрен кәрҗингә атып, төз атуда ярышты,  «Табибны киендерәбез» уенында җитезлекләрен күрсәтте, «Медицина аптечкасын җый» уенында белем һәм игътибарлылыкларын сынады. Ярышлар арасында тәнәфесләрдә балалар шәхси гигиена кагыйдәләре турында табышмаклар, дару үләннәре турында анаграммалар чиште, «Спорт төрен ата» блиц-турнирында һәм «Әдәбият+сәламәтлек» әдәби викторинасында катнашты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: