Мультфильмнар дөньясына сәяхәт (0+)
25
Гыйнвар 2018
Пәнҗешәмбе
30 нчы номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен 6 нчы китапханә хезмәткәрләре «Көйне бел» телевизион тапшыруы форматында кызыклы чара уздырдылар. Балалар уен барышында мультфильм геройларын искә төшерделәр. «Союзмультфильм» телекомпаниясе балаларга рәсемнән, курчактан һәм пластилиннан ясалган мультфильмнарның сихри дөньясын ачты. Чара ахырында кечкенәләргә «Яңа ел төне» мультфильмы күрсәтелде. |