«Һәрвакыт яхшылык юлыннан атла»: китаплар дөньясына сәяхәт (18+)

К.Г.Паустовскийның тууына 130 ел тулу уңаеннан шәһәр Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә йөрүчеләр өчен «Һәрвакыт яхшылык юлыннан атла» дигән китаплар дөньясына сәяхәт үткәрде. Электрон презентация ярдәмендә чарага килүчеләр язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Безнең көннәрдә Паустовскийның рус әдәбиятында тотрыклы рәвештә үз урынын тотуы һәм үз укучыларын югалтмавы очраклы түгел. Константин Георгиевич Паустовский китаплары әйләнә-тирә мохитнең күп кенә серләренә ачкычлар табарга булыша ала, ул табигать турында гына түгел, ә күренекле кешеләрнең тормышы турында, популяр хәрби хикәяләр яза. Катнашучылар К. Г. Паустовский әсәрләре бүген дә популяр һәм актуаль булуы турында фикерләрен белдерде, күпләр язучыны үзләре өчен яңа яктан ачты. 
Чара азагында теләге булганнар, тыңлаучыларны сәнгатьле уку һәм әсәр сюжетлары белән мавыктырып, язучының китапларын кычкырып укыды.

Поделиться: