Пушкин әкиятләренә сәяхәт (6+)

13 нче санлы китапханә тарафыннан Александр Пушкин әкиятләре буенча уздырылган «Диңгез култыгына сәяхәт» дип аталган әдәби сәгать яшь китап сөючеләргә пушкин әкиятләренең аерым бер сюжетларын искә төшерде, ә күңелле викторина язучы әсәрләре буенча булган белемнәрен ныгытырга ярдәм итте. Балалар дус-тату һәм күңелле итеп Пушкин әкиятләрен белүдә үзара ярышты – әйтелгән җөмлә һәм әкиятләрнең азагын искә төшерде, тәкъдим ителгән өзекләрне дәвам итте, әкият кроссвордын чиште. 
Пушкин әкиятләре мәрхәмәтле, кызык һәм гыйбрәтле, алар озак елларга безнең дусларыбыз һәм киңәшчеләребезгә әйләнә.  

Поделиться: