«Өч Юан шәһәренә сәяхәт» (6+)

Язучы Юрий Олешаның юбилее кысаларында 13 нче санлы китапханә әдәби утырмалар уздырды. Авторның балалар өчен язылган «Три Толстяка» роман-әкиятен инде ничә буын укучысы яратып укый. Әдәби утырмаларга әлеге китапны укыган яшь белгечләр чакырылды.

dav
dav

Катнашучылар алдында Өч Юан шәһәре картасы ачып салынды, һәрберсе әсәрдә искә алынган объектлар буенча әкияти сәяхәткә юнәлде. Чара барышында балалар өзекләрне рольләргә бүлеп укыды, әкиятне сәхнәләштереп күрсәтте, «әкият арифметикасы», «әкияти музыка» уеннарында катнашты, китапның геройлары турында әңгәмә корды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: