Журнал битләре буйлап сәяхәт (0+)

7 июльдә 5 нче санлы китапханә нәни укучылары өчен «Журнал битләре буйлап сәяхәт» дигән танып-белү сәгате уздырды. Балалар «Мурзилка», «Тошка», «Непоседы», «Маленькие академики» дип аталган балалар журналлары битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт кылды. 

Путешествие по журнальным страницам
IMG_1669
IMG_1716
IMG_1724
IMG_1691

Яшь китап сөючеләрне даими сәхифәләр белән таныштырып, китапханәче иң танылган балалар журналы «Мурзилка»га 98 яшь тулуы турында сөйләде. Анда нәни укучыларны җәлеп иткеч маҗаралар, дуслык турында төрле хикәяләр, яңа ачышлар, башваткычлар һәм башка кызыклы биремнәр көтә. 

Бер урында гына утырып торырга яратмаучы балалар өчен китапханә киштәләрендә «Непоседы» журналы, аның төп геройлары – Гера исемле кыз, Озорник, космик герой Жевжик, пират Маратычлар бар. Тиктормас укучыларыбыз үзләре өчен җиңеллек белән кызыклы шөгыль, өстәл уеннары, лабиринтлар, ребуслар, башваткычлар һәм буяу өчен рәсемнәр таба ала. 

«Кечкенә академиклар» журналы – күңелле һәм кызыксынучан балалар өчен, аны укып, математика, уку, язу, чәчәк белеме, логика һәм әйләнә-тирә мохитне үзләштерергә мөмкин. Журнал сәхифәләре буйлап сәяхәт итеп, балалар «Әкият яки Чынбарлык» логик уенында катнашты, алар үз фикерләрен белдерде һәм логик чылбыр төзеде.Барысы да биремне җиңеп чыкты һәм дөрес җаваплар бирде.  

Ә «Тошка» журналы белән танышып, укучылар үзләренең дүрт аяклы дуслары турында сөйләде. Чара азагында яшь китап сөючеләр бик теләп тәкъдим ителгән балалар журналлары белән танышты. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: