Тылсымлы ил буйлап сәяхәт (6+)
18 июнь көнне 23 нче санлы китапханәдә, рус язучысы, тәрҗемәче Александр Мелентьевич Волковның тууына 130 ел булу уңаеннан, балалар абонементы укучылары өчен «Тылсымлы ил буйлап сәяхәт» дигән әдәби уен үткәрелде. Язучының кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән танышып, балалар «Зөбәрҗәт шәһәр тылсымчысы» әкияте буенча сорауларга җавап бирде, «Геройларның күңел түрендәге теләкләре» уенында, «Тылсымчы киеме» театраль бәйгесендә катнашты. |