Әдәби-танып белү сәяхәте (6+)

7 декабрь көнне 13 нче санлы китапханә сәламәтлекләре чикле яшь китап сөючеләрне гадәти булмаган китап битләре буйлап сәяхәткә чакырды. 

Балалар китапханәче белән берлектә «Урман патшасы Берендейда кунакта», «Таныш булыйк…», «Китап лотосы», «Балалар өчен китапчыклар» дигән танып белү тукталышларында булдылар.  

Чара программасында балалар күңелле әдәби бәйгеләрдә катнашты, иҗади биремнәр үтәде. Шулай ук, катнашучылар үзләренең яраткан китаплары турында сөйләде, әдәби геройларын рәсемгә төшерде, яраткан әкиятләрен сәхнәләштерде. 

Поделиться: