«Бу китапта кем яши?»: Кызыл китап буенча сәяхәт (6+)

16 октябрьдә 8 нче санлы балалар китапханәсенең ял көне клубы әгъзалары «Бу китапта кем яши?» исеме астында Кызыл китап битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә кузгалды.

красная книга
IMG_7518
IMG_7502
IMG_7519
IMG_7520

Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар әлеге китапның нинди максат белән булдырылуы, кайсы үсемлекләр һәм хайваннарның саклау һәм яклауга мохтаҗлыгы, аларның Җир йөзендә күпме калуы турында белде. Балалар «Безнең планета» дигән танып белү уенында актив катнашты, табигать турында әңгәмә корды һәм табышмаклар чиште. Чара «Сирәк очрый торган хайваннар турында» презентациясе һәм видеоязмасы белән үрелеп барды. Балалар күргәзмәдә тәкъдим ителгән Россия һәм Татарстан Кызыл китаплары белән таныша алды.
Безнең табигатебез күптөрле һәм гүзәл. Ул кешеләргә табигый байлыклар бүләк итә, әмма аның үзенең дә ярдәмгә мохтаҗ булуын һәркем дә аңлап һәм тоеп җиткерми шул. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: