Каюм Насыйриның «Китаб-әт тәрбия» китабы буенча укучылар белән фикер алышу

Әхлак тәрбиясе 3
Әхлак тәрбиясе 2 (2)
Әхлак тәрбиясе 2 (1)

16 нчы февраль көнне 12 нче санлы татар китапханәсенең «Мирас» клубы эшчәнлеге кысаларында укучылар Каюм Насыйриның «Китаб-әт тәрбия» китабы буенча фикер алыштылар.

Каюм ага Насыйри – галим, журналист-энциклопедист, тарихчы, тел белгече, фольклорчы, язучы, тәрбияче һәм мәгърифәтче, милләткә хезмәт итү, аның аң-белем дәрәҗәсен күтәрү өстендә армый-талмый хезмәт итүче шәхесләрнең берсе. Ул бөтен көчен һәм барлыгын милләтебезнең балаларын  гыйлемле, әдәпле-әхлаклы итеп үстерүгә сарыф иткән һәм бу эштә татар халкының тәрбия тәҗрибәсен киң файдаланган. Кичәдә китапханәче татарны  татар итеп танытуда, аның милли үзаңын, рухи хәтерен  үстерүдә Каюм Насыйринең эшчәнлеге искиткеч зур булуын билгеләп үтте. Укучылар аның эшчәнлеге, карашлары белән танышты, «Китаб-әт тәрбия» китабы буенча фикер алышты.

«Китаб-әт тәрбия» китабына ата-ана, якын кешеләргә хөрмәт хисе тәрбияләү, сүзне уйлап әйтү, кеше күңелен җәрәхәтләмәслек сүзләр таба белү турында үгет-нәсыйхәтләр, мөһим киңәшләр тупланган. Насыйри кешеләрне физик  һәм рухи яктан сәламәт, тәрбияле итү ярдәмендә милләтне үстерүгә, күркәм итәргә омтыла. Эчүчелек, тәмәке тарту кебек эш-гамәлләрне ул халык өчен агу, кайгы-хәсрәт чыганагы дип саный. «Китаб-әт тәрбия» китабы укучыларда игелеклелек, миһербанлылык, мәрхәмәтлелек кебек уңай сыйфатлар тәрбияли.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: