Көзге яфрак сәяхәте (6+)
Ком – гаҗәеп һәм серле, төрле формага керергә сәләтле, үзле һ.б. сыйфатларга ия, мөмкинлекләргә бай материал. Аның белән барлык балалар да яратып уйный. К.Д. Ушинский язганча: «Балалар өчен иң яхшы уенчык – ком өеме!». 11 октябрь көнне 14 нче санлы китапханәдә балалар өчен мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә тормышка ашырылучы «Китапны җанландыр» китапханәдә скрайбинг» проекты кысаларында «Көзге яфрак сәяхәте» дигән иҗат сәгате үтте. Проект кысаларында эшне дәвам итеп, китапханәчеләр кызыклы иҗади дәрес уздырды: балалар ком өстәлендә рәсем ясауның яңа ысуллары белән танышты, үз эшләре өчен фон ясарга өйрәнде, рәсем ясауның төп ысулларын үзләштерде. Алар өчен «Комда көзге рәсемнәр ясау» видео-дәресе күрсәтелде. Шуннан соң яшь китап сөючеләр ком өстәлендә китапханәченең кычкырып укуы астында «Көзге яфрак сәяхәте» темасына рәсем ясады. Узган чара турында видеоролик ясар өчен, һәр әзер кадрны фотога төшерделәр. Чарага рәссамнар китаплары буенча китап күргәзмәсе әзерләнде. |