«Буян утравына сәяхәт» әдәби уены (6+)

Көзге каникуллар көннәрендә мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен 16 нчы санлы китапханә «Буян утравына сәяхәт» дигән әдәби уен уздырды. Башта балалар Пушкинның балачагыннан кызыклы фактлар белән танышты, аның тәрбиячесе – Арина Родионовна турында белде, Александр Сергеевичның әкиятләрен искә төшерде. Шуннан соң, командаларга бүленеп, кызлар һәм малайлар, бөек шагыйрьнең әкиятләре буенча белемнәрен күрсәтер өчен, станцияләр буйлап юл тотты. Станцияләрдә аларны Пушкин әкиятләре геройлары: Патша кызы, Алтын балык, Йолдызчы, Укымышлы Мәче көтә иде.  

псрьвел
20241028_135102
20241028_145500
1000041391
1730197408442
1730197644508
1730197910119
1730212601594

Һәр геройның чарада катнашучылар өчен үз биреме әзерләнгән иде. «Йолдызчы чатыры»нда балалар бөек рус шагыйренең әкиятләре мотивлары буенча кроссвордлар чишүдә үз көчләрен сынап карады. «Патша кызы теремкәендә» уенчылар тылсымлы көзге ярдәмендә язучы әсәрләреннән шифрланган юлларны чишеп тапкырлык күрсәтте. «Иң зәңгәр диңгез буенда» станциясендә балалар алтын балыклар тотты, әмма балыклар теләкләрне үтәмәде, киресенчә, балалар аларның сорауларына җавап бирде. «Яшел имән төбендә» укымышлы мәче уенда катнашучыларга тылсымлы сандыктагы әкиятләрне танып белергә һәм дүртенче артык уенын уйнарга тәкъдим итте. Уен барышында дөрес җаваплар өчен командалар юбиляр язучының танылган шигыреннән серле сүзләр алды. Ә уен азагында алар әлеге сүзләрдән дүртьюллык төзергә һәм аның ярдәмендә кара тартмада нәрсә ятуын белергә тиеш булды. Балалар барлык биремнәрне бик яхшы башкарып чыкты, бик күп яңа мәгълүматлар алды һәм күтәренке кәеф белән кайтып китте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: