«Китап белән дуслаш»: уен-сәяхәт (0+)

15 октябрьдә 15 нче санлы китапханә нәни укучылар өчен  «Китап белән дуслаш» дигән уен-сәяхәт үткәрде.

Балаларны Китап тылсымчысы каршы алды, ул китапханә тарихы белән таныштырды, аның бүлекләренә алып керде, китапханәдә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре һәм китапны куллану кагыйдәләре турында сөйләде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, бик теләп «Әкиятләр буйлап» викторинасында катнашып, үзләренә таныш кайбер китапларны искә төшерә алды.  
Балаларны куркытыр һәм алган белемнәрен оныттыру өчен, Убырлы Карчык килеп җитте. Ул максатына ирешә алмады, нәни укучыларыбыз сер бирмәде.
Сәяхәт азагында балалар китапханә турында мультфильмнар карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: