Шишкин дөньясы җанлансын! (6+)

25 гыйнварда күренекле рус рәссамы – XIX гасыр пейзажчысы Иван Иванович Шишкинның тууына 190 ел булды. Әлеге мөһим вакыйга уңаеннан Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Шишкин дөньясы җанлансын!» дигән экосәгать оештырылды.

Балаларга рәссамның картиналарында сурәтләнгән гаҗәеп матурлык дөньясына сәяхәт кылырга тәкъдим ителде. Укучылар, авторның иксез-чиксез рус кырлары һәм урманнарының гүзәллегенә, мәһабәт имәннәр генә түгел, ә гади кыр чәчәкләренең матурлыгына соклану аша, үзенең туган як табигатенә мәхәббәтен рәсемгә төшерүе турында белде. 
Чара Шишкинның иҗаты белән таныштыручы презентация белән үрелеп барды. Бөек рус рәссамының кыскача биографиясе борынгы Шишкиннар нәселе тарихына кагылырга, талантның чишмә башын һәм үсешен аңларга мөмкинлек бирде. Дөньяви танылу алган рәссамның иҗаты турында әңгәмә аның танылган һәм аеруча кызыклы картиналары слайдлары белән иллюстрацияләштерелде. 
Чара барышында И.И. Шишкин рәсемнәре репродукцияләреннән әзерләнгән «Туган як җырчысы» дигән күргәзмә эшләде. Күргәзмәнең төп бүлекләре бүгенге көн буынга рус рәссамының тормыш юлы һәм иҗаты турында күзаллау тудырырга ярдәм итә, шулай ук  фондта булган иллюстрацияле альбомнар һәм мультимедиалы басмалардан Иван Иванович Шишкинның бай иҗади мирасы белән танышырга мөмкинлек бирә. Күргәзмә 2022 елның 25 гыйнварыннан 25 февраленә кадәр эшләячәк. 

Поделиться: