«Учагында уты сүнмәсен» Әдәби кичә (12+)

1 февральдә 12 нче санлы татар китапханәсе татар язучысы, журналист, тәрҗемәче, СССР Язучылар союзы әгъзасы Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулу уңаеннан, югары сыйныф укучылары өчен “Учагында уты сүнмәсен” дигән темага әдәби кичә үткәрде.

20190201_105502
20190201_110144

Электрон презентация күрсәтү ярдәмендә, укучылар язучының тормышы һәм иҗат юлы турында белешмә алды, китаплары белән танышты, әдип турында каләмдәшләре язган язмаларны тыңлады. С. Хәким, Р. Миңнуллин, Р. Гаташ һәм башка шагыйрьләрнең Ә. Еникигә багышлап язылган шигырьләрен укыдылар һәм, язучының әсәрләрен сөйләп, үз фикерләре белән уртаклаштылар.

Ә. Еникинең әдәби иҗаты Совет хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнгән. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы (1979) һәм «Почет Билгесе» (1957) орденнары белән бүләкләнгән. 1984 елда аңа «Юлчы» исеме белән чыккан хикәяләр җыентыгы һәм русча тәрҗемәдә басылган «Повести и рассказы» (1982) китабы өчен Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелгән.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: