Балачакның шатлык авазлары яңгырасын (6+)

1 июньдә, Балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында, 17 нче санлы китапханә «Балачакның шатлык авазлары яңгырасын» дигән танып белү-күңел ачу программасы оештырды. Алып баручы балаларны бәйрәм белән котлады, әлеге күркәм бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. 

Пусть звонкое лето смеется…
IMG_20220601_154930
IMG_20220601_154111

Яшь китап сөючеләр өчен «Малайлар һәм кызлар өчен дөньяда китаплар күп һәм төрле» дигән күңелле әдәби викторина әзерләнде, анда балалар актив катнашты һәм барлык биремнәрне яхшы итеп башкарды. «Таны һәм җырла» музыкаль бәйгесендә китапханәче сораулар бирде, ә кунаклар нинди җыр турында сүз баруын белергә һәм аны хор белән җырлап күрсәтергә тиеш булды. Бу бирем балаларга бик ошады, алар бик теләп җырлар җырлады, биеде, шуның белән үзләренең иҗади сәләтләрен ачты. «Барысыннан да тизрәк» уенында исә җиләк-җимеш һәм яшелчә җыюда ярыштылар. Шуннан соң алып баручы балаларга таҗлардан Дуслык чәчәге җыярга тәкъдим итте һәм ныклы дуслык мөнәсәбәтләре тудыручы катлаулы булмаган кагыйдәләр турында искә төшерде. Шуның өстенә яшь китап сөючеләр «Чын дуслар» дигән гыйбрәтле мультфильм карады.

Программа азагында нәниләр «Һәрвакыт китап булсын» дигән китап күргәзмәсе белән танышты, анда үзлектән уку өчен Россия һәм чит ил авторларының әсәрләре тәкъдим ителде. Чара бик күңелле һәм бай эчтәлекле булды, ә алып баручы яшь китап сөючеләргә җәй көнендә дә китапханә турында онытмаулары, китап укырга кирәклеге турында искә төшерде, һәм шул вакытта җәйге каникуллар мавыктыргыч, кызыклы һәм файдалы узар.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: