«Без Пушкинны балачактан укыйбыз!» Россиядә Пушкин көне (6+)

6 июнь көнне 14 нче санлы китапханәдә бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның 225 еллыгына багышланган чаралар узды. Яшь укучылар бик теләп Пушкинның тормыш юлы һәм иҗаты, булачак шагыйрьнең нинди гаиләдә тууы, аның әти-әнисе, тәрбиячесе, Мәскәү һәм Петербургта узган балачак еллары, һәр рус кешесе өчен аның шигъриятенең әһәмияте турында китапханәче сөйләгәннәрне тыңлады. Шуннан соң балалар А.С. Пушкин әкиятләре буенча сәяхәт кылды. Аның яхшы, күңелле һәм гыйбрәтле әкиятләре озак еллар буенча безнең дуслар һәм киңәшчеләр булып тора. Геройлары безгә яхшылыкны яманлыктан, дөреслекне ялганнан аерырга, гадел һәм кыю булырга ярдәм итә. Балалар «Син Пушкин әкиятләрен беләсеңме?» викторинасында ярышты, иллюстрацияләр буенча әкиятләрне таныды, уеннарда актив катнашты һәм Пушкин әкиятләрен яхшы белүләрен күрсәтте. Чара балаларга бөек шагыйрьнең яраткан юлларын үзләренә укырга һәм Пушкинның даһилыгына баш ияргә, тагын бер кат олуг шагыйрь, назлы лирик, тылсымлы әкиятче А.С.Пушкинның осталыгыннан илһам алырга мөмкинлек тудырды

авпритавяатст
3.
4.
IMG_20240604_155815 (1)
IMG_20240606_093744 (1)

«Күп еллар узды, әмма без, шулай да, бәһасез, мәңгегә безнеке булган бер хәзинәне – Пушкинны саклап калдык». «Пушкинны укыйбыз» китап күргәзмәсе буенча әдәби экскурс күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмалар белән таныштырды. Китапханәгә килүчеләрнең барысына да бу көнне бөек рус классигының шигырьләре язылган китап кыстыргычлары тапшырылды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: